Мәдәният

«Supertatar» халыкара проекты Россия шәһәрләре буйлап гастрольләргә җыена

«Super Tatar» халыкара проекты составында Дәниз Бәдретдин, Муса Маликов, Иркә Гайнемөхәммәтова, Илнар Фатыйхов һәм Тимур Сапаровлар бар.
11.09 09:52

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Supertatar» халыкара проекты Россия шәһәрләре буйлап гастрольләргә җыена. Проект җитәкчесе, Финляндиядә яшәүче татар музыканты Дәниз Бәдретдин Казан, Уфа, Самара, Түбән Новгородта концертлар булачагын билгеләп узды. “Ә менә Мәскәү белән Санкт-Петербург концертлары буенча әле хәл ителәсе мәсьәләләр бар”, - диде ул.

Дәниз Бәдретдин үзенең яңа гына хаҗдан кайтып төшүен, юл уңаеннан Казанда тукталуын, биредә атна дәвамында төркемнең репетицияләре булачагын, киләсе атнада гастрольләр мәсьәләсенең хәл ителәчәген әйтте.

Музыкантлар әйтүенчә, концертлык программа әзер. Дәниз Бәдретдин төркемнең концертларында яшь музыкантларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә дә җыена. “Безнең чыгыш алдыннан чыксыннар да, чыгыш ясасыннар”, - диде ул.

Мәгълүмат өчен. «Super Tatar» халыкара проекты Финляндия музыканты Дәниз Бәдретдин идеясе белән төзелгән. Аның составында саксофонист Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, басист Илнар Фатыйхов һәм барабанчы Тимур Сапаровлар бар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр - Рифат Сәлах

Рифат Сәлахның Татарстан китап нәшриятында "Ак фәрештә" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы чыкты.

“Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде

Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Мәскәүдә “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак

“Форумның максаты - яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү”, - ди проект авторы Римма Гомәрова.

“Татар кызы” бәйгесе киләчәктә зур шоу булачак – Тәбрис Яруллин

Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесенең Татарстан финалы үтте.