Икътисад

Төркиядән томатлар кертү бер айдан рөхсәт ителәчәк

Россия томатлар импортын 2016 елның 1 гынварыннан тыйган иде.
11.09 07:43

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Төрек томатлары вакытлыча Россия базарына кайтачак. Импортны октябрьдән рөхсәт итеп, 2018 елның язына кадәр 300 мең тонна яшелчә кертелергә мөмкин. Бу хакта “КоммерсантЪ” яза.

Шул ук вакытта, басма мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәтендә төрек томатларын кертү буенча эмбаргоны кайчан һәм ничек бетерү турында бердәм фикер формалашмаган.

Искәртеп узабыз, Россия томат, суган, кәбестә, кыяр һәм цитруслылар импортын 2016 елның 1 гынварыннан тыйды. Сәбәбе – Төркия чигендә СУ-24 бомбардировщигын бәреп төшерү иде. Шуннан соң бер төркем чикләүләр бетерелә. Әмма томатлар мәсьәләсе чишелешсез кала.

“КоммерсантЪ” мәгълүматлары буенча, 2016 елда Россиядә томатлар куллану 865 мең тоннага калган, ике ел элек исә 1 миллион тонна тирәсе булган. Төрек томатлары үзебездә үстерелгәннәренә караганда 40 сумга арзанрак сатыла ала.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.