Хәвеф-хәтәр

Казан муниципаль пляжларында коену сезонында батып үлүчеләр булмаган

Казанның 4 муниципаль пляжында һәм сулыклар янында оештырылган 3 ял итү урынында быел бер генә дә суда батып үлү очрагы теркәлмәгән.
11.09 09:32

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның 4 муниципаль пляжында һәм сулыклар янында оештырылган 3 ял итү урынында быел бер генә дә суда батып үлү очрагы теркәлмәгән. Бу инде бәхетсезлек очрагы булмаган 7нче сезон.

2017 елда казанлылар өчен “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле” пляжлары һәм “Изумрудное”, “Аккош күле” һәм Җиңү паркы күле янында массакүләм ял итү урыннары оештырылган иде.

Пляжларда һәр көнне 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр өч коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торган. Барлыгы сулыкларда коткару чараларына өйрәтелгән 60 коткаручы эшләгән. Барлык пляжлар көймәләр һәм коткару чараларына кирәкле әйберләр, медикаментлар белән тәэмин ителгән булган. Коткаручылар 8 кешене коткарып калган, шул исәптән бер бала, беренче ярдәм 149 ял итүчегә күрсәтелгән.

Шул ук вакытта килештерелмәгән пляжларда быел 11 кеше батып үлгән. Сәбәпләре – алкоголь кулланган килеш суга керү, рөхсәт ителмәгән урыннарда коену, балаларны күзәтүчесез калдыру.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.