Хәвеф-хәтәр

Кулланучылар хокукын бозучылар саны кимегән

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте алдагы елга караганда кулланучылар хокукларын бозучылар кимүен җиткерә.
11.09 10:18

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте быел, алдагы ел белән чагыштырганда, кулланучылар хокукын бозучылар саны кимүен җиткерә. Мәсәлән, елның беренче яртысында сәүдә өлкәсендә сатып алучыны алдау очраклары өч тапкырга кимегән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Алты ай эчендә сәүдә белән шөгыльләнүче компанияләрдә 25,5 мең тикшерү үткәрелгән һәм 17,7 мең җитешсезлек табылган. Узган ел исә бу чорда 23,9 тикшерү уздырылып, 17,8 мең кимчелек теркәлгән булган.

Ваклап сату ассоциациясе (анда “Ашан”, X5 Retail Group, “Дикси”, “Магнит” һәм башкалар компанияләр керә) президиумы рәисе Илья Ломакин-Румянцев фикеренчә, кулланучылар хокукын бозу очраклары кулланучы өчен көрәш активлашу хисабына кимегән. “Көндәшлек катгыйлана һәм сәүдә үз сатып алучысын саклап калырга тели”, - дип җиткергән ул. 

Моннан тыш, сатып алучылар хокуклары бозылганда контрольлек итүче органнарга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.