Мәдәният

Виктор Мережко: "Байгал" - якты фильм

Россия кино белгече бәхет китерә торган балык симфолын сурәтләгән татар фильмына үз бәясен бирде.
11.09 11:20

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров төшергән "Байгал” фильмын Россия прокатына чыгарырга исәп тоталар. Бу хакта кичә Казан XIII халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында “Байгал”ның каралама вариантын күрсәткәннән соң, фильм авторлары белдерде.

Фильмның исеме үзенчәлекле. Байгал – бәхет китерә торган балык, ди киноның сценаристы Мансур Гыйләҗев. 

“Байгал” татар фильмын Россия прокаты кабул итәрме? Танылган Россия кино белгече һәм актеры Виктор Мережко: «Байгал” – яхшы картина. Адәм баласының рухи-әхлакый эзләнүләре турында якты әсәр. Россия прокатында уңыш казана алмаса да, дөньяның татар диаспоралары өчен менә дигән бүләк булачак”, диде. 
 
Режиссер Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмын көз айларына тулысынча эшләп бетерергә ышандыра.
 
 
Хәзерге вакытта тавыш, төс һәм компьютер графикасын эшләп төгәллисе барлыгын белдерде. 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.