Икътисад

Россиядән чит илгә авиабилетлар 20 процентка арзанайган

Елның беренче яртысында Россиядән чит илгә авиабилетлар, 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанайган.
11.09 12:28

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Елның беренче яртысында Россиядән чит илгә авиабилетлар,  2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанайган. Бу хакта "Туту.ру" сервисы хәбәр итә, дип җиткерә “Российская газета”.

Узган җәйге сезонда да чит илгә очу арзанайган булган. Ул чакта якын һәм ерак чит илләргә авиабилетлар бәясе, 2015 ел белән чагыштырганда, 9,2 һәм 9,7 процентка төшкән булган.

"Туту.ру" экспертлары ачыклаганча, россиялеләр өчен сәяхәттә иң популяр шәһәр 2017 елның гыйнвар-июнь айларында Прага булган. Лидерлар өчлегенә шулай ук Ларнака (Кипр) һәм Мюнхен кергән.

Ватандашларыбыз бик теләп Израильгә, Төркиягә, аерым алганда, Антальяга һәм Истамбулга, Молдавия башкаласы Кишиневка, шулай ук Ереван һәм Тбилисига да оча. Россиягә килгәндә, топ-3леккә Сочи, Симферопольгә очу кергән.

Белгечләр билгеләвенчә, җәй нәтиҗәләренә караганда, быел авиабилетлар саны, 2016 елның июнь-август айлары белән чагыштырганда, 4 процентка кимегән. Алар фикеренчә, бу якын чит ил дәүләтләренә сәяхәтләрнең популярлыгы арту белән бәйле.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.