Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә районында һәлакәт: егет белән кыз комада

Казан – Оренбург трассасында 311нче километрда Оренбург автомобиле Башкортстан машинасы белән бәрелешкән.
11.09 11:47

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә районында ике җиңел автомобиль "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, егет белән кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казан – Оренбург трассасында 311нче километрда Оренбург автомобиле Башкортстан машинасы белән бәрелешү турындагы хәбәр кичә көндез алынган.
Оренбург номерлары белән 15нче модельле “Лада”ның 20 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, 53 яшьлек ир-ат идарә иткән Башкортстан номерлары тагылган  “Лэнд Ровер” белән бәрелешкән.

Фаҗига урынына 64нче янгын-коткару часте, медицина хезмәткәрләре һәм полицейскийлар килгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.