Мәдәният

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре игълан ителәчәк

Тантана М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында үтә.
11.09 11:58

(Казан, 11 сентябрь, «Татарн-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасында киофестивальнең быелгы җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Тантана М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында үтә.

Искәртеп үтәбез, кинофестивальнең төп конкурс программасында кыска метражлы нәфис фильмнар авторлары - татар режиссерларыннан Илшат Рәхимбай һәм Байбулат Батуллин бар. Документаль фильмнар номинациясендә Ренат Вәлиуллинның “Велохаҗ” фильмы көч сынаша. Калган татар фильмнары өчен аерым “Милли конкурс” булдырылган.

Кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, хөрмәтле кунаклар арасында актерлар Валерий Гаркалин, Кирилл Сафонов, Виктор Мережко, Анна Снаткина, Андрей Соколов бар. Кызыл келәмнән алар үтәчәк. Тантананың кызыл келәм өлеше 17.00 сәгатьтә башлана.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

"Рубин" Тулада "Арсенал" белән тигез исәпкә уйнады

Казан командасы турнир таблицасының 10 нчы баскычында калды.

18 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кылды, "Ак Барс" яңа уенчы белән килешү төзеде, Минзәлә театрында "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә.

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.