Хәвеф-хәтәр

Узган дүшәмбе Уфада яуган яңгырдан килгән зыян күләмен исәпләгәннәр

Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган.
11.09 12:11

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада узган дүшәмбедә яуган яңгыр шәһәр хуҗалыгына 46,5 млн сум зыян салган, дип җиткергәннәр шәһәр хакимиятендә. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Иң күп зыян асфальтобетон япмалы җирләргә килгән —  аларны төзекләндерүгә -14,8 млн сум, трамвай юллары ремонтына   — 12 млнлап, тышкы яктырту җайланмаларын һәм светофорларны ремонтлауга — 2,6 млн сумнан артык акча таләп ителәчәк.

Башкорт гидрометеоролия мәгълүматлары буенча, 4 сентябрьдә 15.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр явым-төшем 115 мм, 20.00 сәгатькә кадәр— 122 мм күләмендә булган. Бу сентябрь айлык нормасының 244 процентын, яисә декада нормасыннан 678 процентны тәшкил иткән. Белгечләр әйтүенчә, бу "бик көчле яңгыр" дип бәяләнә һәм ул куркыныч табигать күренеше булып тора.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов: Берничә телне белү - көндәшлектә өстенлек

Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады.

Р.Миңнеханов федераль үзәк белән шартнамәләрнең әһәмиятен билгеләп узды

“Вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамәләр әһәмиятле тарихи роль уйнады”, - дип белдерде Президент.

Һәр районда кооперативлар булдырылырга тиеш — Рөстәм Миңнеханов

Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.

Банк белән килеп чыккан хәлләр барыбыз өчен дә зур дәрес булды — Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты парламент депутатларына еллык юллама белән чыгыш ясый.

Казанда каты көнкүреш калдыкларын термик зарарсызландыру заводын төзү ниятләнә – Президент

“Безнең бурыч – икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәне саклау арасында балансны саклау”, - ди Миңнеханов.