Мәдәният

Бер тәкъдимнән дә баш тартмаска кирәк – танылган киноактер Валерий Гаркалин

Казан халыкара мөселман кинофестивале кунагы Валерий Гаркалин журналистлар белән очрашты.
11.09 14:43

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасында Россиянең танылган киноактеры, Россия Федерациясенең халык артисты, ГИТИС профессоры Валерий Гаркалин тамашачыны үзенең катнашуы һәм Белла Әхмәдуллина шигырьләре белән сөендерәчәк. Бу хакта актер кинофестивальнең матбугат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте. Фестивальдә ул быел кунак буларак катнашса, алдагы елларда җитдирәк рольдә катнашу теләген белдерде. “Кызганыч, мин фестивальдә катнашкан бер фильмны да карап өлгермәдем”, - дип борчылуы белән уртаклашты.

Валерий Гаркалин журналистлар сорауларына җавап итеп, Казанның матурлыгына сокланды – биредә еш булуын әйтте. “Заманында Казан минем өчен Ульянов-Ленин укыган һәм университеттан куылган шәһәр генә иде. Мин аның матурланганын күрәм, биредә борынгы йортларны саклауларына хозурланам”, - диде ул.

Ә ГИТИС профессоры буларак, үзендә укучы Татарстан студентларының һәрвакыт лидерлар рәтендә булуын ассызыклап үтте.

Искәртеп үтәбез: Валерий Борисович Гаркалин - РАТИ (ГИТИС) укытучысы, профессор. “Созвездие”-“Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре максатчан юллама белән Мәскәүдә – ГИТИСның эстрада бүлегендә нәкъ менә Гаркалинда белем ала. Ул биредә үзенең авторлык программасы нигезендә укыта һәм сәхнәдә бөтенесен булдыра торган универсаль артистлар әзерләп чыгара.

Валерий Борисович студентлар фильмнарында түләүсез дә төшүен әйтте, үзе төп рольдә уйнаган “Ширли-Мырли” халык комедиясен искә алды. “Әгәр Казаннан фильмда төшү тәкъдиме яңгыраса – ризалашам, - диде ул. – Мин беркайчан да, бер тәкъдимнән дә баш тартмау ягында”, - диде актер.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде, “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала, диде Вячеслав Никонов.

FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Татарстан Президентына бүләкне FISU президенты Олег Матыцин һәм генераль секретарь Эрик Сенрон тапшырды.

Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте

Закон проекты буенча фикер алышу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм депутатлар күп төзәтмәләр кертте.

Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проекты ана телен укыту сәгатьләрен кыскартуны күз алдында тотмый, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты.

Солнечногорскида яңа мәчет ачылды

Мәчет ачылышында Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти шәйх Равил Гайнетдин чыгыш ясаган.