Мәдәният

Татарстанда 30 мең бала катнашында төшкән мультфильм Россиянең Рекордлар китабына кергән

Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган.
11.09 16:00

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда 30 мең баланың рәсемнәре файдаланылган мультфильм төшерелгән һәм ул Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта “Татармультфильм” берләшмәсенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Берләшмәнең матбугат үзәге җитәкчесе Оксана Князькова әйтүенчә, "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты Россиянең Рекордлар китабына “Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм” формулировкасы белән кертелгән. Ул Россиядә башка мондый проектның булмавын ассызыклап үтте.

“Татарстан гасыры” («Век Татарстана») - халык мультфильмы. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган.

“Проект кысаларында без 43 муниципаль районг һәм ике шәһәр округында – Казан белән Чаллыда анимация буенча мастер-класслар, патриотизм дәресләре уздырдык, - ди Оксана. – Мультфильмны иҗат итүчеләр саны буенча ул иң массакүләм мультфильм исеменә дәгъва итә ала”.

Проект республиканың ике дәүләт телендә эшләнгән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга үз бәясен бирде.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.