Икътисад

Путин хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерергә тәкъдим итә

Планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.
11.09 16:14

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 1 гыйнарыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумына тигезләшергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне дәүләт башлыгы Владимир Путин Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә җиткергән, дип яза “Российская газета”.

Президент сүзләренчә, бу планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.

"2018 елның 1 гыйнварына кадәр эшкә сәләтле халыкның хезмәт хакы минималь күләмен яшәү минимумының 71-72 процентыннан 85 процентка хәтле күтәрергә тәкъдим итәм. 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә кирәк", - дип белдергән Россия Президенты.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.