Хәвеф-хәтәр

Саба районында ике җиңел машина һәм "КАМАЗ" бәрелешкән

Фаҗига Зур Саба – Арташ юлында килеп чыккан.
11.09 16:54

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында өч автомобиль бәрелешкән, бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртән 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Зур Саба – Арташ юлындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән. 22 яшьлек егет идарә иткән 15 нче модельле «Лада», 20 яшьлек егет идарәсендәге «Киа Рио» һәм «КАМАЗ» бәрелешкән.

Юл һаләкәте урынына Татар Икшермә авылының янгын сүндерүчеләре, 129 нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр бәрелгән машинадан зыян күрүчене чыгарган һәм табибларга тапшырган, шулай ук янгын чыгуны булдырмас өчен, автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергән.

Фаҗига нәтиҗәсендә «Лада» машинасының 22 яшьлек йөртүчесе зыян күргән. Егетны Саба үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.