Икътисад, Җәмгыять

"АвтоВАЗ" ике яңа LADA моделен серияле җитештерүгә куйган

LADA Vesta SW һәм LADA Vesta SW Cross автомобильләре 2017 елның көзендә сатыла башлаячак.
11.09 19:08

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Ижевскидагы "АвтоВАЗ" конвейерыннан беренче LADA Vesta SW һәм LADA Vesta SW Cross автомобильләре төште. Аларны 2017 елның көзендә сата башлаячаклар, дип хәбәр итә автоконцерн матбугат хезмәте.

Серияле җитештерүгә чыгарыр алдыннан 100дән артык LADA Vesta SW һәм LADA Vesta SW Cross прототиплары сынау узган. Машиналар лаборатор һәм юл шартларында тикшерүне, краш-тестны, чыдамлылыкны ачыклый торган төрле юлларда тулы йөкләнеш белән йөреп карауны уңышлы үткән, диелә хәбәрдә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.