Спорт

Казанда "Миллләтләр кроссы-2017" йөгерешендә 20 меңләп кеше катнашачак

Массакүләм ярыш 16 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көнендә, узачак.
11.09 21:37

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). 16 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көнендә Казанда "Милләтләр кроссы-2017" узачак. Озынлыгы 1 чакрым булган массакүләм ярыш төрле яшь һәм физик әзерлектәге 20 меңнән артык катнашучыны җыячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Трасса Кремль яр буендагы Үзәк стадион мәйданчыгы яныннан узачак.

“Милләтләр кроссы” үткәрелү сәбәпле, 7.00-14.00 сәгатьтләрдә транспорт чаралары хәрәкәте буенча Кремль яр буенда чикләүләр кертеләчәк. 

Ярышта катнашу өчен 11-15 сентябрьдә 10.00-16.00 сәгатьләрдә мандат комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла

27 ноябрьдә үтәчәк дини бәйрәмдә Коръән (Мәүлид) укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк.

Шагыйрь Ленар Шәех ”OEBF-2017” Евразия китап форумында җиңү яулаган

Әдәби фестиваль Нобельнең туган ягы – Швециянең Стоһгольм шәһәрендә уздырылган.

Васил Шәйхразиев Ханты-Манси автоном округына эшлекле сәфәргә чыга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәрендә “Әл-Хәят” мәчетен ачуда катнашачак.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.