Хәвеф-хәтәр

Азнакайда берәү мошенникларга 260 мең сум акча күчергән

Узган атнада 49 яшьлек азнакайлы кырыгалдарлар “кулына” 260000 сум акча чыгарып салган.
11.09 23:00

(Азнакай, 11 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Узган атнада гына да Азнакайда шомафилар кулыннан ике кеше каза күргән, дип яза район газетасы.

49 яшьлек ир хокук сакчыларына үзенең мошенниклар кулыннан каза күрүе турында хәбәр итә. Тикшерү барышында аның быелның августында Интернет челтәрендәге бер сайтка кереп, түбән проценттан гына кредит рәсмиләштерү өчен гариза калдыруы ачыклана. Күпмедер вакыттан аңа бер хатын шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныта һәм депозит счеты ачар һәм иминиятләштерү өчен акча күчерергә күндерә. Берничә көннән ир кешегә тагын шалтыратып, счетның Үзәк банк тарафыннан ябылуы турында хәбәр итәләр һәм кире депозит счеты ачу өчен акча сорыйлар. Бу хәл берничә тапкыр кабатланса да, каза күрүче аны-моны уйламый, сораган акчаны күчерә бара. Нәтиҗәдә, ул 260 мең сум акчасыннан колак кага.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте

“Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.