Авыл

Кайбыч районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере алуга керештеләр

Биредә ул 995 гектар мәйданны били.
12.09 02:00

(Кайбыч, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы хуҗалыкларында шикәр чөгендере алуга керештеләр, дип яза җирле басма. 

Басу-кырларда ашлык урып-җыю комбайннары гөрелтесе тынарга өлгермәде, районыбыз шикәр чөгендере игүчеләре дә уңыш җыюга кереште. Быел район буенча барлыгы 2985 гектар мәйданда татлы тамыр игелгән.

“Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалында татлы тамыр алуга 10 сентябрьдә керештеләр. Биредә ул 995 гектар мәйданны били. Филиалның Федоровское авылы янындагы басуында бүгенге көндә Германиядә эшләнгән биш “ROPA” чөгендер алу комбайны эшли.

- Чөгендер алу комбайнында мин өченче сезон эшлим, ә җизнәм Рафил белән ике ел бер комбайнда алмашлап эшлибез. Узган ел да Кайбычның чөгендер басуларын иңләгән идек. Һава шартлары коры булганда бу комбайн тәүлегенә 25-30 гектар мәйданда чөгендер алырга сәләтле. Хәзерге һава шартларында эш бераз сүлпәнрәк бара, чөнки комбайн агрегатларына балчык тыгыла, аларны чистарту вакытны ала. Эш барышында техниканың элек тә сынатканы булмады, хәзер дә сынатмас дип уйлыйм. Чөнки эш башлаганчы без аны җентекләп ремонтлап чыктык. Эш күләме җитәрлек, шуңа күрә безнең өчен һәр минут кадерле, - дип эш барышы белән таныштырды Апас районының Сатмыш авылы егете Дамир Сафин.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 11 сентябрьгә биредә барлыгы 20 гектар мәйданда шикәр чөгендере алынган, уңдырышлылык – 350 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта алынган чималны кагатларга салып баралар, соңыннан Буа шикәр заводына озаталар.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.