Сәясәт

Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырыш уздыра

Көн тәртибенә 6 мәсьәлә чыгарылачак.
12.09 09:30

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген сәгать 11.00 дә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чираттагы утырышын уздыра.

Көн тәртибендә каралачак мәсьәләләр арасында ТР җәмәгать хөкемдарларын сайлау, "Татарстан Республикасында авария-коткару хезмәтләре һәм авария-коткару формалаштырулары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" республика закон проекты, комитетның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау һәм алга таба эш планы белән танышу кебек сораулар бар. Барысы 6 мәсьәлә каралачак.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.