Икътисад

Икътисади үсеш министрлыгы якындагы өч елда пенсияләрнең кимүе турында җиткерде

2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019–2020 елларда 0,6 процентка кыскарачак.
12.09 10:00

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт макрофаразлауларыннан чыгып, пенсияләрнең кыскаруын көтә.
Документтагы мәгълүматларның дөреслеген ике федераль түрә раслады, дип яза “Ведомости” газетасы.

2018 елда пенсия 0,7 процентка, 2019–2020 елларда 0,6 процентка  кыскарачак.

Кичә әлеге фараз хакында Бюджет проектировкалары буенча хөкүмәт комиссиясендә фикер алыштылар. Ул Хөкүмәт хуплаганнан соң басылып чыгарга тиеш.
Пенсияләрне киметүнең сәбәбе булып, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен индексацияләүдән баш тарту тора. Россия статистика мәгълүматлары буенча эшләүче пенсионерлар саны 10 млн тирәсе.

2018 елда инфляция быелгыдан артык булырга тиеш, ә түләүләр узган ел инфляциясе буенча индексацияләнәчәк.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.