Сәясәт

Парламетның ике комитеты уртак утырышта фикер алышачак

Чара сәгать 11.00 дә ТР Дәүләт Советында башланачак.
12.09 10:43

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген сәгать 11.00 дә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм социаль сәясәт комитеты уртак утырыш уздырачак.

Көн тәртибендә каралачак мәсьәләләр арасында "Мәгариф турында"гы ТР законының 21 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы ТРның 373-5 нче номерлы закон проекты, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының алдагы кварталга эш планы белән танышу һ.б. сораулар бар.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Кырым татарларының тулы тарихы языла

Татарлар тарихының 7 томлыгы Кырым галимнәренә бу эштә үрнәк булып торачак, ди проект авторлары.

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.