Җәмгыять

Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү хакында фикер алышты

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм социаль сәясәт комитеты уртак утырыш уздырды.
12.09 12:53

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм социаль сәясәт комитеты уртак утырыш уздырды. Чарада каралган төп мәсьәлә "Мәгариф турында"гы ТР законының 21 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакындагы ТРның 373-5 нче номерлы закон проекты белән бәйле иде. Аны депутатларга хезмәттәшләре Артем Прокофьев тәкъдим итте.

"Россия Конституциясе нигезендә, гражданнар дәүләт яисә муниципаль учреждениеләрдә бушлай мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Закон тарафыннан да бушлай мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия алу каралган. Ə субъектлар исә моның өчен шартлар тудырырга тиеш. Татарстанда бакчага бала йөрмичә, хезмәт күрсәтелмәгән очракта да түләү алына. Əгәр дә ата-аналар, баласы бакчага йөрмәгән өчен түләми икән, ул очракта, бала мәктәпкәчә белем һәм тәрбия алудан мәхрүм кала", - ди Артем Прокофьев. Депутат, үз чиратында, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, күрсәтелгән хезмәт өчен һәм бала бакчага йөргән көннәр өчен генә түләүне кертүне тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Идел буе Федераль округындагы барлык субъектларда да шулай эшләнелә. Татарстанда исә, бала бакчага килмәгән очракта, бары ашау-эчү өчен генә акча кире кайтарыла.

Ике комитет депутатлары, дәүләт органнары вәкилләре фикер алышканнан соң, бу закон проектын кире кагарга дигән карарга килде.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Артем Прокофьев билгеләп үткәнчә, мондый закон проекты Россиянең бер генә субъектында да юк. Əгәр дә бу мәсьәләне хәл итәргә телисез икән, учредительләргә, ягъни Россия Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәктер", - дип нәтиҗә ясады комитет җитәкчесе.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.