Җәмгыять

Татарстан җылыту сезонына тулысынча диярлек әзер

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 11 мең 262 җылыту системасы әзер.
12.09 13:33

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда 15 сентябрьгә калган 72 торак йортта һәм 43 социаль объектта опрессовка эшләре тәмамланып килә. Белгечләр җылыту сезонына әзерлекне 99 процент белән бәяли.

Беренче чиратта җылылык балалар бакчаларына, йортларга, интернат һәм мәктәпләргә, балалар тудыру йортларына һәм стационарларга биреләчәк. Шәһәр шулай ук, кирәк булган очракта, җылылык системасын алдан эшләтеп җибәрүгә әзер.

Социаль мәдәни өлкәдә көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау объектларының - 96,7 проценты, мәгариф учреждениеләренең - 98,5 проценты, мәдәният объектларының  - 95,9 проценты, спорт оешмаларының - 96,3 проценты, шулай ук социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренең 98,7 проценты җылытуга әзер.

Искәртеп үтик, узган атнада Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров өйләргә җылылыкны октябрьнең беренче декадасында, республикада температура биш тәүлек буе уртача 8 градус җылылкта торганда бирәчәкләрен җиткергән иде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Арчада "Мәүлид әл-Мәрҗани" традициясен яңарттылар

Шиһаб хәзрәт традицияләре, ул башкарган эшләр Арча шәһәрендә хәзер дә дәвам итә.

Питрәч районы башлыгы итеп Илһам Кашапов билгеләнергә мөмкин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте.

Мәрҗани милли тарих турында татарча язган беренче галим

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтендә Мәрҗани Идел Болгарстанының оешуы, халкы турында бәян итә.

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

"Татар-информ" легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.

Дмитрий Медведев «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барылуын җиткерде

Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашты