Җәмгыять

Казанда сәүдә үзәкләрендә иске батареялар җыю өчен контейнерлар куелачак

Башкалада якын арада сәүдә үзәкләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә шундый 30 контейнер куелачак.
12.09 13:57

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Казанда якын арада сәүдә үзәкләрендә һәм дәүләт учреждениеләрендә батареялар җыю һәм юкка чыгару өчен 30 контейнер куелачак.

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын җыю өчен махсус әрҗәләр кую буенча проект әзерли. Бу исә куркыныч калдыкларның каты калдыклар полигонына эләгүенә юл куймаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир байлыкларын саклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мөбәракшина сөйләде.

“Якын арада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы батареялар җыю һәм юкка чыгару проекты буенча старт бирәчәк. Казанда 30 контейнер – 15е сәүдә нокталарында һәм 15е дәүләт учреждениеләрендә куелачак. кулланышта булган батарейларны шунда тапшырып булачак”, - дип сөйләде ул.

Казанда җыелганнан соң, искергән ток чыганакларын  Чиләбегә – “Мегаполисресурс” предприятиесенә алып китәчәкләр, предприятие гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын үтильләштерү белән шөгыльләнә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.