Сәясәт

Татарстанның Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак

ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырыш уздыра.
12.09 14:08

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген 14.00 сәгатьтә ТР парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырыш уздыра. Көн тәртибенә 10 мәсьәлә чыгару ниятләнә. Алар арасында Татарстанның "Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проекты (1 нче укылыш), "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" гы законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты, шулай ук Татарстан парламенты депутаты статусы, муниципаль хезмәт белән бәйле законга үзгәрешләр кертү һ.б. сораулар бар.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә Коръәннең уникаль басмасын бүләк иттеләр

Изге китап Җәмигъ мәчете музее экспозициясендә лаеклы урын алачак.