Фән һәм мәгариф

Казан, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парадында катнаша

Бәйрәм чарасында республиканың беренче курс студентларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.
12.09 14:42

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). Татарстан башкаласында 16 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парады уза.

10 меңнән артык Казан югары һәм урта махсус уку йортлары студенты бу көнне "Беренче курс студенты анты"н бирәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.

Искәртеп үтик, Казанда 2015 елдан башлап һәр елны сентябрь башында “Белем көне” бәйрәме үткәрелеп килде. Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чара форматын үзгәртте, шул ук вакытта шәһәр Студентлар парадына кушылачак.

Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче курс студентларын котлаячак. Моннан тыш, яшьләргә бүләк тә әзерләнгән – Казансу елгасы ярында "Энергия Рока” "тере тавыш" Бөтенроссия студентлар фестивале финалы узачак, аның хедлайнеры булып "Чичерина” төркеме торачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Haier проектларын чынга ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде

Татарстан Президенты Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы белән очрашты.