Авыл

Чүпрәледә шикәр чөгендере алу дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, республика буенча шикәр чөгендере үстерелгән мәйданнарның 16 процентында эш башкарылды, уртача уңыш 288 центнер.
12.09 22:00

(Чүпрәле, 12 сентябр, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Быелгы көз авыл эшчәннәрен үзенчә сыный. Ике атнага соңгарып башланган урып – җыю эшләре әле дә тәмамланмаган. Тагын ун мең гектарга якын бөртеклеләрне җыеп аласы бар (26%). Әледән – әле килеп яуган яңгырлар ашлык сугу комбайннарына эш темпын җәелдерергә мөмкинлек бирми. Хәзер шикәр чөгендерен алу чоры да җитте. Терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә, дип яза район газетасы.

Районда беренчеләрдән булып татлы тамырлар казытуга җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте механизаторлары кереште. Әлеге хуҗалыкта быел шикәр чөгендере плантацияләре 650 гектар мәйданны били. Агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үткәрү нәтиҗәсе буларак, уңыш чыгышы да 500 центнер белән исәпләнә. Без әлеге хуҗалык басуында булган көнне чөгендер алуда 15 берәмлеккә якын техника эшли иде. Баш белгечләр дә биредә. "РОПА" комбайнын идарә итүче Айнуллов Рәмис белән Рәфик Шәйдуллов бер – берсен алмаштырып тәүлек әйләнәсе чөгендер чыгаралар икән. "Тәүлеккә уртача 30 гектарга якын мәйданнарның чөгендере алына. Һава шартлары гына тоткарлык ясамасын, бездән эш тормас",- ди хуҗалык директоры урынбасары Фәнил Миңнебаев. Соңгы көннәрдә тәүлек саен әлеге хуҗалыктан Буа шикәр заводына 1300 әр тонна чимал озатылган. "Клейни" маркалы төяп торгыч белән идарә итүче Сергей Иванов та шоферларның уңганлыгына югары бәя бирә.


Чөнки аның техникасы бер генә минут та тик тормый диярлек. Басуда эшләүчеләргә берничә мәртәбә кайнар аш – чәй китерәләр. Механизаторлар да, шоферлар да аннан бик канәгать. "Игътибар булгач эшлисе дә килә",- ди алар. Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча үстерелгән дүрт мең гектарга якын мәйданнның 200 гектарындагы татлы тамырлар казытып алынды һәм кабул итү пунктларына озатылды. Уртача уңыш 338 центнерны тәшкил итә. "Бикчуров Р." һәм "Мәхмүтов И." крестьян – фермер хуҗалыкларында ул күрсәткеч уртача 350 центнер белән исәпләнә. Җаваплылыгы чикләнгән "Эталон Агро" җәмгыяте механизаторлары да һәр гектардан 300 центнер чимал алалар. Исегезгә төшерәбез, республика буенча шикәр чөгендере үстерелгән мәйданнарның 16 процентында эш башкарылды, уртача уңыш 288 центнер, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Ш.Мәрҗани - дөньякүләм абруй казанган шәхес

Татар дин галименең хезмәтләре бүген дә Әл-Әзһәр университетында өйрәнелә, - ди ислам дине лидеры.

“Татарча диктант”та иң еш очраган хаталар билгеле булды

Диктанттагы хаталардан чыгып, аны язучының кайсы төбәктә яшәвен әйтеп була, ди оештыручылар.

Болгар ислам академиясендә беренче Халыкара Болгар укулары узачак

Чара нәтиҗәләре буенча конференция материаллары җыентыгын нәшер итү күздә тотыла.

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

“Татарча диктант” язуда 2 меңгә якын кеше катнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында Татарстандагы медицина турында сөйләде

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү буенча югары технологияле үзәкләргә аеруча игътибар бирелә.