Хәвеф-хәтәр

Лениногорск районында, өстенә каен авып, 64 яшьлек ир-ат үлгән

Фаҗига Михайловка авылында рөхсәтсез агач кискәндә килеп чыккан.
12.09 15:48

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Лениногорск районында 64 яшьлек ир-атның өстенә каен ауган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бәхетсезлек очрагы кичә Михайловка авылында булган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, әмма ул шул ук көнне алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге факт нигезендә “Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шикләнелеп, 24 яшьлек күршесе тоткарланган. Ул тулысы белән гаебен таныган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-атлар, бергәләп,  урманга законсыз рәвештә каен агачлары кисәргә юнәлгән. Бер мизгелдә 24 яшьлек егетнең кискән каен агачы иптәшенең өстенә килеп төшкән. Нәтиҗәдә,  алган яралардан ир-атның гомере хастаханәдә өзелгән.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.

Чаллы театрының яңа премьерасына билетлар ике атна алдан сатылып беткән

"Яратылмый калган ярлар" спектакле Татарстан хөкүмәтенең 500 мең сумлык грант акчасына куела.

Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ияләре билгеле

Татарстан Театр әһелләре берлеге грантының гомуми суммасы – 1 миллион 100 мең сум.