Җәмгыять

Башкортстанның атказанган нефтьчесе Ләйлә Мәрданшина вафат

Башкортстандагы нефть тармагын үстерүгә зур өлеш керткән шәхескә 91 яшь булган.
12.09 20:13

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). “Башкортстанның Октябрьск шәһәре авыр югалту кичерде. Туксан беренче яшендә Социалистик Хезмәт Герое, Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе, СССРның мактаулы нефтьчесе, шәһәрнең мактаулы гражданы Ләйлә Мәрданшинаның йөрәге тибүдән туктады”, дип хәбәр итә Башкортстанның "Туган як" газетасы.

“Ләйлә Хәнип кызы - данлы тормыш юлы үткән шәхес. Аның хезмәт биографиясенең байтак өлеше шәһәрнең нефть тармагы белән бәйле. Хезмәт юлы 1946 елдан башлангыч алган. Нәкъ шушы чорда абыйсының үтенече буенча Октябрьскийга күченеп килә”, - диелә кайгынамәдә. - “Туймазынефть” идарәсендә оператор ярдәмчесе булып эшли. Югары оештыру сәләтен, эш сөючәнлеген исәпкә алып, 1947 елда аны нефть һәм газ чыгару буенча оператор итеп билгелиләр. Ә 1951 елда “Туймазынефть” нефть чыгару идарәсенең 5нче промыселына күчерәләр.

25 ел оператор вазифасында эшләү дәвамында Ләйлә Мәрданшинага иң катлаулы һәм җаваплы участокларны ышанып тапшыралар. Шулай ук ул коллективның тотрыклы эшен һәм нефтьчеләрнең төп бурычы – нефть табу буенча планга ярашлы күрсәткечләрне үтәү ихтималлыгын тәэмин итә. Л. Мәрданшина нефтьчеләр коллективында гына түгел, халык арасында да мәхәббәт һәм ихтирам хисе казана”.

Һөнәри вазифалары белән беррәттән, Ләйлә Хәнип кызы иҗтимагый-сәяси эш тә алып бара. СССР Югары Советы, БАССР Югары Советы, хезмәт ияләре Советы, берничә чакырылыш шәһәр Советы депутаты буларак сайлана. Ун елдан артык Бөтенсоюз һөнәри Берлекләрнең Үзәк Советы әгъзасы булып тора. Берләштерелгән “Туймазынефть” идарәсе профкомы рәисе урынбасары сыйфатында хезмәт куя, шәһәр ветераннар советы әгъзаларының берсе була.

Л. Мәрданшина төрле дәрәҗәдәге югары дәүләт бүләкләренә - Ленин орденына, "Мактау билгесе”нә; Социалистик Хезмәт Герое, БАССРның атказанган нефтьчесе, СССРның мактаулы нефтьчесе исемнәренә ия була.

"Бергә эшләгән, аралашкан, гомумән аны белгән замандашлары арасында Ләйлә ханым зур абруй-хөрмәт казанган шәхес. Ләйлә Хәнип кызы Мәрданшина турындагы якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә сакланыр", - диелә кайгынамәдә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.