Җәмгыять

Мәскәүдә температура рекорды куелган

Хәзер температура 26,1 градус, 1932 елда рекорд 26,4 градус булган.
12.09 17:36

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Мәскәүдә температура рекорды теркәгән. Сишәмбе көнне термометр баганасы 26 градуска кадәр күтәрелгән, моңа охшаш хәл 1932 елда күзәтелгән, дип хәбәр итә “Известия”.

«Хәзер 1932 ел рекордына җитү өчен 0,3 градус кына җитми. Хәзер температура 26,1 градус, 1932 елда рекорд 26,4 градус булган», –– дип белдергәннәр «Фобос» һава торышы үзәгендә.

Иртәгә, 13 сентябрьдә, температура төшүе, ә кичкә яңгырлар явуы ихтимал. Гомумән алганда, синоптиклар сүзләренчә, сентябрь “бик җылы” булачак, ә Мәскәү халкын "әбиләр чуагы"ның икенче агымы көтә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты төгәлләнде, Галиев мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачачак, иң яхшы Коръән-хафиз билгеле булды.

Егетләрнең уеныннан канәгать калдым – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.

Лилия Габдрәфыйкова: Хатын-кызның мәчеткә керә алуы - Мөслимәләр корылтаеның бер казанышы

Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.