Мәдәният

21 октябрьдә “Татар Радиосы” концерты узачак

Сез яраткан, радиодан ничәшәр тапкырлар яңгырап, истә калган җырлар – барысы бер урында яңгыраячак.
12.09 19:19

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). “Татар Радиосы”ның концертын зурлап үткәрү традициягә әйләнә бара. Радиодан меңләгән җыр яңгырый, йөзләгән артист җырлый. Ләкин радионың “Алтын хитлары” – ул сайлап алынган җырлар, җырчылар. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мохит барлыкка китерергә сәләтле. Сез яраткан, радиодан ничәшәр тапкырлар яңгырап, истә калган җырлар – барысы бер урында яңгыраячак. Яраткан җырчыларыгызны күреп, иң якты хатирәләр уяткан җырларны тыңларга килегез. Бергәләп күңел бәйрәме ясыйк, рәхәтләнеп ял итик, Татар радиосының “Алтын” хитларын тыңлыйк, - дип чакыра "Барс медиа".

“Татар Радиосы” концерты 21 октябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Башлана - 17.00 сәгатьтә

Алып баручылар: Гөлназ Сәфәрова–Искәндәр Хәйруллин һәм Элмира Кәлимуллина - Айваз Садыйров

Җырчылар составы:

1 Айдар Галимов

2 Артур-Марат

3 Зөһрә Шәрифуллина

4 Идрис Газиев

5 Илмира Нагыймова

6 Илназ Бах

7 Иркә

8 Ландыш Нигъмәтҗанова

9 Ләйсан Гимаева

10 Мөнир Рахмаев

11 Ришат Фәзлиәхмәтов

12 Эльмира Кәлимуллина

13 Фирдүс Тямаев

14 Эльмира Сөләйманова

15 Айгөл Рәхимова

16 Алсу-Азат Фазлыевлар

17 Закир Шаһбан

18 ИлСаф

19 Илдар Әхмәтов

20 Рамил Галимҗанов

21 Ринат Рәхмәтуллин

22 Рамил Әйметдинов

23 Раяз Фасыйхов

24 Азалия Зиннәт

25 Ильвина

26 Хәмдүнә Тимергалиева

27 Илсөя Бәдретдинова

Генераль партнер – Зенит банк төркеменә керуче «Девон кредит» акционерлык банкы. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Быел КФУ да "Татар теле, әдәбият, журналистика" программасы буенча 16 бюджет урыны булачак

“Бюджет урыннары шактый: педагогик белем бирү бүлегендә - 25, филологиядә 16 бюджет урыны булачак”, - диде Әлфия Йосыпова.

«Татар-информ» Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсен онлайн күрсәтә

Тантаналы кичә программасында - спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар.

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, һәм исем җисеменә туры килергә тиеш, ди Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим.

“Мәрхәмәтлелек кәрзине” марафонында катнашучы районнар билгеле

Болар – Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары.

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек алачак

Пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар таратыла.