Спорт

Бүген "Ак Барс" составында Канада һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер бозга чыга

Казан хоккейчылары үз бозында "Спартак" командасы белән очраша.
12.09 18:58
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” хоккей командасының Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Мәскәүнең “Спартак” хоккейчыларына каршы чыгачак составы билгеле булды.
 
Казан командасы капкасын бүген Тимур Билялов саклый. Бу аның икенче матч рәттән уенга чыгуы. Ә һөҗүмчеләр рәтендә Канада хоккейчысы Роб Клинкхаммерны күрәчәкбез. Аның “Ак Барс” өчен тәүге тапкыр уйнавы.
 
Бүген көндезге ачык күнегүләр вакытында Канада уенчысы Станислав Галиев һәм Владимир Ткачёв белән бер өчлектә шөгыльләнгән иде. “Спартак”ка каршы уенга да бергә чыгачаклар.
 
“Клинкхаммер чыдамлы уенчы. Аны күплектә уйнаганда да, аз составта калганда да файдаланып булачак. Ул команданы көчәйтәчәк, – дигән иде көндез команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. – “Спартак”ка каршы уенга килгәндә, яхшы нәтиҗә көтәм”.
 
Матч 19.30 сәгатьтә башлана.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.