Спорт

2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры пәйда булачак

Төзелгән футбол кырлары күнекмә мәйданчыклары сыйфатында җәлеп ителәчәк.
12.09 20:53

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). 2018 елгы дөнья чемпионатына Казанда дүрт яңа футбол кыры төзеләчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде.

"Без инфраструктура әзерләүне дәвам итәбез һәм бүген Казанның дөнья чемпионатына иң әзерлекле шәһәр булуы турында әйтергә мөмкин. Кайдадыр стадионнар әле төзелә генә, бездә ул инде хәзер үк әзер. Берничә күнекмә мәйданчыгы бар, аларда инде җыелулар оештырылды. Шулай ук дөнья чемпионатына тагын берничә күнекмә мәйданчыгы төзибез. Алар табигый газонлы футбол кыры булачак: аларның берсе - "Свияга" ату комплексында, тагын берсе “Идел” яшьләр үзәге территориясендә, шулай ук Тынычлык бистәсендәге “Динамо” стадионы һәм “Трудовые резервы” стадионында берәр кыр урнаштырылачак», – дип ассызыклады министр.

Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Ростов-на-Дону, Калининград, Екатеринбург һәм Саранскта узачак. Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының алты матчы: төркем этабының дүрт уены, шулай ук 1/8 һәм 1/4 финалның берәр матчы үтәчәк.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Яшь тарихчылардан экскурсия: Казанның иң матур мәчетеннән алып Пләтән төрмәсенә кадәр

“Казань глазами инженера” проекты кысаларында Казанның Пләтән бистәсе буйлап экскурсия узды.

Юто Хишияма: Рус теле уңайлырак, дип, татар теленнән баш тарту милләтнең бетүенә китерә

Япон галиме фикеренчә, татар телен кирәкле һәм файдалы итү татарларның үзләреннән тора.

22 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты вәкиле М.Бабаев белән очрашты, синоптиклар кырау төшүе турында кисәтә.

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

«Сөембикә» журналы Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган

Авыл тормышы «Сөембикә»нең гомер-гомергә төп темаларының берсе булды.