Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары "Спартак" командасына оттырды

Җиңүчене ачыклау өчен өстәмә вакыт кирәк булды.
12.09 22:05
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында үз бозында Мәскәүнең “Спартак” командасына оттырды. Матч өстәмә билгеләнгән вакытта 3:4 исәбе белән “Спартак” файдасына төгәлләнде.
 
Чираттагы уенны Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 14 сентябрьдә кабат үз бозында “Северсталь” командасына каршы уздыра. Матч 19.00 сәгатьтә башлана.
 
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Спартак” (Мәскәү) – 3:4 ОТ (0:1, 2:2, 1:0, 0:1).
 
0:1 Стоа (Лещенко, 03:21) 
1:1 Глинкин (Глухов, 22:06) 
2:1 Азеведо (Ландер, Токранов, 26:38, күплектә) 
2:2 Максвелл (Юдин, Мирнов, 31:05) 
2:3 Максвелл (Мирнов, 35:36, күплектә) 
3:3 Яруллин (Азеведо, 55:15) 
3:4 Лаюнен (64:24)
Капкачылар: Билялов – Свенссон.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.