Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов дөнья чемпионатына кадәр җитешсезлекләрне юк итү кирәклеген искә төшерде

Татарстан Президенты "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды.
13.09 07:00
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды. Эштә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы операцион директоры Дмитрий Годунов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гаффаров, республика министрлыклары һәм идарә тармагы җитәкчеләре катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
 
Рөстәм Миңнеханов быел җәй Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи кебек шәһәрләрнең Конфедерацияләр кубогын кабул итүен искә төшерде. "Бу дөнья дәрәҗәсендәге футболны күрү мөмкинлеге булды. Гомумән, Кубок нәтиҗәләре буенча ФИФА һәм катнашучы илләр ягыннан уңай  бәяләмә алдык, җанатарлар һәм шәһәребезгә килгән кунаклар да уңай кабул итте", – диде ул.
 
Татарстан Президенты сүзләренчә, матчларны уздыру көннәрендә гаять зур һәм килешенгән эш башкарылды. Бөтен җаваплы хезмәтләр бурычларның үз өлешләрен югары дәрәҗәдә башкарды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Әмма 2018 елда Татарстанда тагын да катлаулы турнир көтелә. "Без тынычланмаска, киресенчә, җитешсез якларны билгеләп, аларны юк итәргә тиешбез", – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга. 
 
Шуннан "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы операцион директоры Дмитрий Годунов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Пхёнчхандагы Олимпиадада уңышка өлеш кертүчеләрне котлады

Президент республика халкы һәм шәхсән үз исеменнән спортчы Андрей Ларьковка, аның беренче тренеры Владимир Махаловка уңышлар теләде.

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

«Биир күн» («Под одним солнцем») – I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

Татарстан һәм Башкортстан журналистларына ТӨРКСОЙ премиясе тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә Казахстан шагыйре Магҗан Җомабаев елы ачылышы узды.

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.