Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксына

Татарстан халкы үз фикерләрен анкета аша белдерә ала.
13.09 08:39

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда яшәүчеләргә республиканың медицина оешмаларында ярдәм күрсәтүнең сыйфаты турында фикерләрен белдерергә тәкъдим ителде.

Үз фикереңне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган анкета аша белдерергә мөмкин.

Шулай итеп, Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксына һәм халыкка быелның 1 декабренә кадәр үз фикерләрен җиткерергә тәкъдим итә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

Башкорт кинорежиссеры Айнур Аскаровның “Буран” проекты федераль грантка ия булды

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Авторлык һәм эксперименталь кино эксперт советы 68 гаризадан 35 проектны сайлап алган.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имамнарының ГТО тапшырачагын әйтте

“Без имамнарның формада булуын телибез”, - ди мөфти.