Икътисад

Хакимият салымны кире кайтаруны гадиләштергән канун проектын хуплаган

Салым кодексына дәүләт казнасына артык түләнгән акча турында гариза бирү вакытын бер айдан өч елга кадәр арттыра торган төзәтмә кертү тәкъдим ителә.
13.09 09:31

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты канун чыгаручыларның артык салым, иминиятләштерү түләвен, өстәмә түләү һәм штрафларны кире кайтаруны гадиләштерү тәкъдимен хуплаган. Канун проекты турындагы бәяләмә хөкүмәт сайтында урнашырылган, дип яза “Российская газета”.

Салым кодексына дәүләт казнасына артык түләнгән акча турында гариза бирү вакытын бер айдан өч елга кадәр арттыра торган төзәтмә кертү тәкъдим ителә.

Бу артык түләнгән акчаны кире кайтаруны гадиләшерергә һәм суд бәхәсләренең санын киметергә тиеш.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе

Конференция кысаларында Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән килгән делегатлар татар халкының милли һәм дини үзенчәлекләре турында фикер алышты.

17 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Кытайда эш сәфәрендә, Арчада авыл хуҗалыгына багышланган киңәшмә узды, Таһир Якуповка мемориаль такта ачылды.

Хоккейчыларны теләкләре булмауда шелтәли алмыйм – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы ЦСКА хоккейчыларына каршы уенга үз бәясен бирде.

"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды

Эмиль Гарипов саклаган капкага боз хуҗалары җавапсыз өч алка кертте.

Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

Конкурсның максаты – татар телен һәм татар мәдәниятен популярлаштыру.