Җәмгыять, Авыл

Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесе башланды

Бәйге йомгаклары буенча 12 җиңүченең һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
13.09 12:27

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгедә республиканың 27 министрлык һәм идарәләреннән 50 дәүләт хезмәткәре катнаша.

Первый этап Республиканского конкурса “Лучший государственный служащий РТ”

Бәйгенең беренче этабы 13 һәм 14 сентябрьдә Казан федераль университеты Дәүләт һәм муниципаль идарәсенең Югары мәктәбендә уза. Биредә Татарстан Конституциясен белүгә тест эшләү, шулай ук ике дәүләт телен һәм бер чит телне белүгә тест башкару һәм диктант язу каралган.

Икенче көнне катнашучыларны команда белән бергә практик биремнәр көтә.

Первый этап Республиканского конкурса “Лучший государственный служащий РТ”

Бәйге 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән оештырылган. Аның максаты - дәүләт хезмәткәрләрендә мораль кызыксындыру уяту, дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү.

Первый этап Республиканского конкурса “Лучший государственный служащий РТ”

Бәйгенең икенче этабы беренче этап нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Йомгаклау тантанасы 6 ноябрьдә – Татарстан Конституциясе көнендә узачак. 12 җиңүченең һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.