Мәдәният

Татар шагыйрьләрен Мөслимдә искә алачаклар

Зөлфәт Маликов һәм Наис Гамбәрнең 70 еллыгы уңаеннан “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” оештырыла.
13.09 12:36

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 14-15 сентябрь көннәрендә Мөслимдә танылган шагыйрьләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Зөлфәт Маликов (Зөлфәт) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуга багышланган “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” уза. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр итәләр.

Юбилей чараларына килүчеләр өчен Мөслим төбәгенең истәлекле урыннарына экскурсияләр, түгәрәк өстәл янында әңгәмәләр, мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында укучылар, әдәбият сөючеләр белән очрашулар оештырыла.

Шагыйрьләр истәлегенә тантаналы кичә Мөслимнең Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 14 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә булачак.
 
Бәйрәм чараларында язучы, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша, ди проектны оештыручылар.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.