Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты аппаратында яңа вазифаны раслады

Идарәдә Татарстан Президенты каршындагы департамент җитәкчесе урынбасары – Департаментның бүлек мөдире вазифасы барлыкка киләчәк.
13.09 14:18

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Президенты аппараты структурасына һәм Татарстан Республикасы Президентының аерым карарларына үзгәреш кертү” турындагы карарга кул куйды. Шул рәвешле Татарстан Президенты каршындагы департамент җитәкчесе урынбасары – Департаментның бүлек мөдире вазыйфасы барлыкка килде. Документ Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында чыккан.

Билгеләп үтелгәнчә, яңа булдырылган вазифа дәүләт гражданлык хезмәте булып торачак.

Моннан тыш, идарәдә дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеш секторы барлыкка киләчәк, ә кадрлар секторы кадрлар бүлегенә үзгәртелә.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

VI мөселман яшьләре форумы резолюциясез булачак

Сәбәбе - форумның темасына бәйле.

“Татар-информ”да Салават Фәтхетдиновның 30нчы концерт сезоны турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.