Җәмгыять

Азнакай районы Мәлбагыш авылында гаилә паркы ачылды

Паркны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.
13.09 23:00

(Азнакай, 13 сентябрь, "Татар-информ",  “Маяк”, Энҗе Галәветдинова). Татарстанда игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында районда парклар ачылу дәвам итә, территорияләрне төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырыла.

Чираттагы ял итү урыны Мәлбагыш авылында булдырылды. Әлеге гаилә паркына 20 елдан артык “Ленин” исемендәге колхозны, шулай ук район ветераннар Советын җитәкләгән Габделхәй Вагыйз улы Рәхимов исеме бирелде. Эшләү дәверендә хуҗалыкны аякка бастыруда зур көч куйган, районда беренчеләрдән булып авылга газ үткәргән, юл салдырган, су керткән, мәктәп һәм балалар бакчасын сафка бастырган, авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы тырыш колхоз җитәкчесен бүген дә хөрмәт сүзләре белән искә алалар, дип яза район газетасы.

Паркны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.

– Халыкның киләчәге үзенең тарихын, күренекле шәһесләрен белүдән башлана. Үрнәк алырдай кешеләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, – диде ул, вакыйганың зур мәгънәгә ия булуын белдереп.

Авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмова ял урынын булдыруда ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, “ТАТНЕФТЬ” нең скважиналарны ремонтлау һәм пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе җитәкчесе Фәнзәт Исмәгыйлевка, парк булдыру эшен башлап җибәргән элекке колхоз рәисе Мансур Әхмәтшинга, шулай ук Мөсәвир Кәримов, Рәис Әхмәтшинга, зур хезмәт куйган төзүчеләргә, яшелләндерү-төзекләндерүдә актив катнашкан авылдашларга, мәктәп укучыларына үзенең киң рәхмәтен җиткерде.

– Күңел җылысын кушып эшләгән ял итү урыны бик матур килеп чыкты. Юкка гына аңа гаилә паркы дип исем бирмәдек, киләчәктә кавышучы парлар биредә агачлар утыртачак. Хәзер паркны чиста тоту үзебездән тора, – дип искәртте ул.

Габделхәй Рәхимовның кызы Айсылу, уллары Рәфис һәм Нәфис Рәхимовлар әтиләренең исемен мәңгеләштерүдә зур өлеш керткән җитәкчеләргә, ике ел элек бу эшне оештыру башлангычы белән чыккан Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары халкына рәхмәтен белдерделәр.

Тантанада катнашучылар, кызыл тасмаларны кисеп, гаилә паркын ачык дип игълан иткәч, Габделхәй Рәхимов һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бу көнне авыл мәчетендә аның рухына багышлап Коръән дә укытылды, диелгән район хәбәрендә.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.