Икътисад

Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, 60 миллиард сум акча таләп ителә

Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә.
13.09 17:46

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. Аның өчен бары 60 миллиард сум акча кирәк, дип җиткерә Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы Михаил Шмаков дәүләт башлыгы белән очрашуда. Бу хакта “РИА Новости” җиткерә.

Россия президенты Владимир Путин 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумының хәзерге 71-72 процентыннан 85 процентка күтәреп, 2019 елдан да калмыйча тигезләргә тәкъдим иткән.

Очрашу кысаларында Шмаков 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын бер үк вакытта арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясаган. “Икътисад үз үсешендә уңай үзгәреш бирде, ә әлеге мәсьәләне ил күләмендә бер үк вакытта чишүдә 60 миллиард сум акча таләп ителә”, - дигән Шмаков һәм әлеге суммадан 16-18 миллиарды федераль бюджет чыгымнары булачагын аңлаткан.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Пучков: Татарстан – тормыш иминлеге мәсьәләсе буенча алдынгы төбәкләрнең берсе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министры һәм Татарстан Президенты республика коткаручыларына автомобиль һәм махсус техника ачкычлары тапшырды.

Халыкара "Татар кызы" бәйгесендө Татарстанны Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк

Чирмешән кызы Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала.

Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый

Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.

Татар шундый фаҗигага юлыкса да, ул барыбер үз урынын тапкан – тарихчы

1552 елдагы вакыйгалар татарларда феодал катламны юк итүгә китерде, дип саный Искәндәр Гыйләҗев.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанга Португалия икътисад министры килде, Мөхәррәм ае башланды, "Рубин" футболчылары Россия кубогының алдагы раундына узды, карабодай уңышы яхшы.