Спорт

Җәйге Олимпия уеннары Парижда һәм Лос-Анджелеста узачак

Париж да, Лос-Анджелес та Җәйге уеннар кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.
14.09 07:45

(Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.  Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә. 

Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.

“Парижны Олимпиада-2024 һәм Лос Анджелесны Олимпиада-2028 белән котлыйм. Уздыру өчен башка урынны сайлауны күзаллау авыр”, - дигән бу хакта Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах. Аның сүзләренчә, әлеге “ике бөек ил”нең ике шәһәре Олимпия уеннарының бай тарихына ия.

Париж һәм Лос-Анджелес хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, комитетка әлеге карарны кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән.

Мәгълүмат өчен. Парижда Олимпиада соңгы тапкыр - 1924 елда, ә Лос-Анджелеста 1984 елда уздырылган. Якындагы Җәйге Олимпиада 2020 елда – Токиода узачак. Алдагысы 2016 елда Рио-де-Жанйрода булган иде. Россия әлеге уеннарда гомуми хисапта дүртенче урын алды.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә; татарча диктантны 10 илдә, 20 төбәктә язачаклар; Казанда Айрат Арсланов урамы барлыкка килде.

Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә

Иртәгә Татарстан делегациясе Томск өлкәсендәге Стрежевой шәһәренә юл тотачак.

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

Мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре бизнес ачу серләрен тыңлады

Белгечләр эшмәкәрлекнең авыр яклары, үзенчәлекләре турында сөйләде.

Борынгы Болгарда Мәүлид бәйрәме быел бишенче тапкыр оештырыла

Болгарда 29 ноябрьдә узачак Мәүлид бәйрәмендә мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин катнашуы көтелә.