Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов иң абруйлы төбәк сәясәтчеләре өчлегенә кергән

Татарстан Президенты рейтингы, 2017 елның июль ае белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга күтәрелгән.
21.12 17:01

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт эшлеклеләре рейтингында өченче урынны яулаган. Статистиканы Россия блогерларының тикшерү агентлыгы төзегән.

Татарстан Президенты рейтингы 2017 елның июль ае белән чагыштырганда 2,5 тапкырга үскән. Ел ахырына Миңнехановның социаль активлык коэффициенты 26,5 мең пунктына кадәр үскән. 2017 елның июль башында ул 11 мең булган.

Соңгы ярты елда топ-5 лек составы үзгәрмәгән диярлек. Лидер булып янәдән Чечен республикасы башлыгы Рамзан Кадыров (рейтинг пунктында194,5 мең). Икенче баскычта — Екатеринбург башлыгы Евгений Ройзман.

Соңгы алты айда Ингушетия башлыгы Юнус-бәк Евкуров һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин урыннары белән алышкан. Башкала башлыгы рейтингта дүртенче, ә Евкуров бишенче баскычта.

Рейтинг “ВКонтакте”, Facebook, Instagram, YouTube, LiveJournal һәм Twitter социаль челтәрләрендәге язылучыларының активлыгы белән билгеләнгән.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Владимир Чагин: Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды.

Алабугада җәмәгать мунчасы төзүне сорыйлар

Әлеге җир участогында объектны төзүне кичектерә торган инженерлык челтәре урнашкан.

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Фото: Балтачта халык көтеп алган заманча бассейн ачыла

Акчалар, барлык проект эшләрен кертеп, 152 миллион сумны тәшкил итте, диде Рамил Шакиров.

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегендә актерлык осталыгы буенча тренинглар уздырган

Фәнис Җиһанша Берләшкән Гәрәп Әмирлегенә биредә яшәүче татар эшмәкәрләре чакыруы буенча килгән.