Фән һәм мәгариф

Чирмешән лицее өченче дәрәҗә дипломга ия булды

Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде
22.12 08:00

(Чирмешән, 22 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Чирмешән лицеенда белем алучы укучыларның әти-әниләре “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесендә катнашты. Әлеге чарага алдан ук әзерләнә башладылар. Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде. Бу эшләрдә барлык ата-аналар да актив катнашты. Ләкин монда финанс чыгымнары да кирәк булды. Шул вакытта чирмешәнлеләр эшмәкәр Булат Латыйповка һәм “Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Алар ата-аналарның хәленә керделәр һәм акчалата ярдәм күрсәттеләр, дип яза җирле басма.

Районда призлы урын алгач, әлеге бәйгенең республикада узган финал өлешендә катнаштылар һәм “Гражданлык активлыгы” номинациясендә өченче урын алдылар. Бу җиңүдә күңелләре шундый иркен һәм бик изге җанлы иганәчеләрнең дә өлеше зур.

Форсаттан файдаланып, ата-аналар аларга һәм шулай ук ярдәм кулы сузган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовага, Казанга бару өчен автобус белән тәэмин иткән “Чирмешән автотранспорт” предприятиесе җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.