Фән һәм мәгариф

Тукай районы «Ләйсән» балалар бакчасында кар сыннары иң беренчеләрдән барлыкка килде

Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Кышкы әкият» дип аталган кар сыннары конкурсы игълан ителде.
25.12 09:00

(Тукай районы, 25 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Кышкы әкият» дип аталган кар сыннары конкурсы игълан ителде. Бүген авыллардагы мәктәп һәм балалар бакчалары тирәләрен берсеннән-берсе матур әкияти фигуралар бизи башлады. Калмашның территориясендә мондый гүзәллек беренчеләрдән булып барлыкка килде. Бәйгегә нәтиҗә 25 декабрьдә ясалачак, дип яза җирле басма.

«Ләйсән» бакчасы мәйданчыгында без чәршәмбе көнне булдык. Безне әле буяулары да кибәргә өлгермәгән Чыршы, Яңа ел символы Сары эт һәм «Соры үрдәк» композициясе каршы алды. Шунда ук кардан өелгән ике таучык та тора.

– Сыннарны ясарга узган атнада керешкән идек. Көн җылы, кар йомшак чакта тотынуыбыз яхшы булды, хәзер, салкынайткач, карны әвәләргә бераз кыенрак. Фигуралар ясауда өч төркемнең дә әти-әниләре катнашты, – дип сөйли бакча мөдире Диләрә Кашапова. Иң активларны ул аерым билгеләп үтә.

– Әти-әниләр комитеты рәисе Альбина Ганиева ел саен бу эштә катнашмый калмый, ире Илнур белән бергәләп тә киләләр. Алина Хафизова, Елена Гарипова, Миләүшә Каюмова, Инзилә Ситдыйкова, әтиләрдән Айнур Газизуллин, Илшат Әхмәтсафин нык ярдәм иттеләр. Үзебезнең коллективның да көче күп керде. Сыннарны пешекчебез Римма Биктаһирова һәм кече тәрбиячебез Гөлзия Мәгъсүмова бик матур итеп гуашь белән буядылар. Барысы да сабыйлар өчен бит! Нык сөенделәр балалар. Бакчада әкият сыннары барлыкка килүдән дә бигрәк, аларны ясауда әти-әниләренең катнашуы нәниләр өчен чын горурлык булды, – дип сөйли Диләрә Хәмитовна. Өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүче Илназ Гарипов әнә әнисен: «Син фигура ясауда катнашмасаң, мин иртәгә садикка бармыйм», – дип тә «куркыткан». «Безгә кардан ясалган геройлар бик ошады. Әле өйдә дә әти-әниләр, әби-бабайлар белән кар бабайлар, чыршылар ясадык», – дип, бер-берсен уздыра-уздыра сөйләделәр шушы төркемдә тәрбияләнүче Әминә Хәсәнова, Саидә Хәсәнова, Диләрә Алиева, Юлия Шәмсетдинова, Илназ Гарипов, Рүзәл һәм Дилфат Кашаповлар. Шул арада үзләренең Кыш бабайга хат язып, нинди бүләк сораулары турында да сөйләп киттеләр. Кемдер робот, кемдер курчак кирәк дип язган икән...

Кар сыннарына өстәп, Яңа ел плакатлары конкурсында да катнашалар калмашлылар. Гомумән, мондый бәйгеләрне бер елны да калдырмыйлар алар. 2014 елда үзенчәлекле плакат ясаганнары өчен грамотага да лаек булганнар.

«Сәйлән»дә Яңа ел кичәләренә әзерлек эшләре дә тулы көченә барган. Өч төркемдә дә бәйрәм бүген үтә икән. Балалар алдында Яңа ел геройлары булып тәрбиячеләр генә түгел, техник хезмәткәрләр дә, ата-аналар да уйнаячак. 30 декабрьдә исә балалар һәм хезмәткәрләр коллективлары авылның Яңа ел тамашасында чыгыш ясаячак, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.