Фән һәм мәгариф

Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты йомгаклау иншасын уңышлы язган

Төп вакытта йомгаклау иншасын 645 мең укучы язган. Шуларның 642 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.
25.12 17:19

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты йомгаклау иншасын уңышлы язган. Калганнарының бер өлеше эшләрен тиешле күләмгә җиткерә алмаган (250 сүз кирәк), кайбер укучыларның иншасы экспертлар тарафыннан үзлектән эшләнмәгән (0,77 проценты) дип табылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә РИА Новости.

"6 декабрьдә узган йомгаклау иншасын чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты уңышлы язды, 2 процент тирәсе “зачет” ала алмады. Төп вакытта йомгаклау иншасын 645 мең укучы язды. Шуларның 642 меңе - быелыгы чыгарылыш сыйныф укучылары”, - диелгән хәбәрдә.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеген бирә.

Сәламәтлекләре чикле инвалид укучылар инша урынына йомгаклау изложениесе яза.

Югары уку йортына кабул ителгәндә шулай ук абитуриентларга инша тәкъдим ителергә мөмкин. Уку йорты аның нәтиҗәсен шәхси уңышы итеп, БДИ нәтиҗәләре суммасына өстәмә баллар рәвешендә өстәргә хокуклы.

Йомгаклау иншасында “зачет” ала алмаган яисә җитди сәбәпләр аркасында язып бетерә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары аны өстәмә вакытта – 2018 елның 7 февралендә һәм 16 майда яза ала.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

Р.Миңнехановка Deutsche Invest Capital Partners туры инвестицияләр фондын тәкъдим иттеләр

Республика Президенты Татарстан Хөкүмәте йортында Goetzpartners компаниясе һәм туры инвестицияләр фондының гамәлгә куючысы Штефан Гетце белән очрашты.

Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде

Казан кешеләре бакча үзәгендәге фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә.

17 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик сүзлекләр урнаштырылды, Керчьта һәлак булганнар истәлегенә Ленин бакчасына чәчәкләр алып килделәр.

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры әйтүенчә, Төркиянең 20ләп уку йортында татар теле фән буларак өйрәнелә.