Сәясәт

Дагыстан мөфтиенең хатыны Президент сайлауларында катнашырга ниятли

Махачкалада ил Президенты вазифасына үз-үзен күрсәткән Айна Гамзатованы хуплаучы сайлаучылар төркеме җыелышы узачак.
26.12 11:44

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдулаевның хатыны Президент сайлауларында катнашырга ниятли, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Бу атнада Махачкалада ил Президенты вазифасына үз-үзен күрсәткән Айна Гамзатованы хуплаучы сайлаучылар төркеме җыелышы узачак.

46 яшьлек Гамзатова югары филологик һәм юридик белемгә ия. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, язучы, Дагыстан мөфтиенең хакимият органнары, җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтәләр буенча киңәшчесе, «Путь» хәйрия фондын оештыручыларның берсе, «Ислам» журналының баш мөхәррире.

5 гыйнварга кадәр барлык тиешле документлар да Россия Үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим ителер дип көтелә. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Приезидент Казан ял паркларын Мәскәү үрнәгендә яхшыртырга тәкъдим итте, 91 укытучы грант алды, "Әдәби марафон" китап укырга өйрәтә.

Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Студентларның проектларын поликлиника, балалар бакчалары, мәктәпләрдә капиталь төзекләндерүдә сынап карарга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә

Татарстан Президенты Moscow Urban Forum 2018 Мәскәү урбанистика форумы эшендә катнашты.

Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновск һәм Новгород өлкәсе укучылары катнаша.

Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде

Владимир шәһәрендә 19нчы тапкыр Сабан туен бәйрәм иттеләр.