Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дәүләт Советы утырышында катнаша

Утырыштан туры трансляция «Россия 24» телеканалында алып барыла.
27.12 15:43

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советының төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнаша. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Утырыш Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә уза.

Төп тема – төбәкләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү чаралары. Анда катнашучылар инвестицион климатны яхшырту өлкәсендә төгәл тәкъдимнәр буенча фикер алыша.

Утырыштан туры трансляция «Россия 24» телеканалында алып барыла.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Казанда имамнарның белемнәрен күтәрү курслары ачылды

Курсларда иң беренче булып КФУның ислам һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов лекция укыды.

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә эшли

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында шагыйрьнең мини-музеен оештырганнар.

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.