Сәясәт, Фән һәм мәгариф

Мөхәммәтшин: 2018 ел дәвамында татар телен укыту формасын табарга кирәк

Татарстан Президентының татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар, диде ТР Дәүләт Советы рәисе.
27.12 19:59

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татар телен укыту методикасын һәм күләмен, рус телле халык белән эшләү формасын 2018 ел дәвамында табарга кирәк. Бу хакта бүген “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе, хәрәкәтнең югары советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Беренче сыйныфтан, хәтта балалар бакчасыннан татар теле рус телле кешеләр өчен аңлаешлы формада укытылуын телибез, дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе. “Татарстан Президентының Фәннәр академиясенә һәм яңа мәгариф һәм фән министрына татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар”, - диде ул.

ТР Конституциясендә татар теле, рус теле кебек Татарстанның дәүләт теле дип язылгган, дип искәртте Мөхәммәтшин.

“Алар көндәлектә, аралашуда, белем алганда тигез хокуклы кулланылырга тиеш. Бу өлкәдә безнең тарафтан күп эш башкарылды, әмма хаталарсыз түгел. Дөресен әйткәндә, без рус телле кешеләргә дә татар теллеләргә кебек укыттык, тулы күләмдә. Бу кирәк идеме? Тулы күләмдә синтаксис, фонетика һәм грамматика татар телле кешегә кебек үк, - диде ул. - Татарстанда яшәүче кайбер руслар татарча сөйләм телен белү файда китерүен белә. Алар көндәшлеккә сәләтлерәк була бара”.

Федераль дәүләт мәгариф стандарты ТР Конституциясе кабул ителгәч барлыкка килде, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. “Россия Конституциясендә субъектлар үз дәүләт телләрен игълан итәргә хокуклы дип язылуын исәпкә алып, бу мәсьәләләр ахырга кадәр көйләнмәде”, - дип аңлатма бирде ул.

Аның сүзләренчә, хәзер татар теле укытучыларын яңадан укыту һәм яңадан квалификацияләү үткәрелә. “Республика Президенты бер генә татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк дип белдерде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Без, һичшиксез, эш формасын табачакбыз, Татарстанда ике дәүләт теле буенча Конституция нормасын чынга ашыруны дәвам итәчәкбез”.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

Мәскәүнең ГУЛАГ музеенда язучы Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

"Йәгез, бер дога" роман-хатирә презентациясенә язучы-журналистлар, "халык дошманы" балалары, Мәскәүдәге татар диаспорасы вәкилләре җыелган.

Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк

Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.

Пензада Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры чыгыш ясый

Спектакльдә төп рольләрне татар мохтарияте башкарма комитеты әгъзалары башкара.

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә

Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.