Авыл

Әлки районының Карга авылында яшәүче Айрат һәм Алсу Гайфуллиннар быел 200 каз үстергән

Ике ел инде алар йорт кошлары асрауга Татарстан хөкүмәте бирә торган субсидиядән файдаланалар.
28.12 05:00

 (Әлки, 28 декабрь , "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамеева). Әлки районының Карга авылында яшәүче Айрат һәм Алсу Гайфуллиннар быел 200 каз үстергән, дип яза җирле басма.

Биредә ике йортның берсендә аны дистәләп, йөзләп үстерәләр. Үткән шимбәләрнең берсендә бу авылга баргач, үзебез дә каз өмәсенә тап булдык. Айрат һәм Алсу Гайфуллиннар йортында өмә иде. Дөресрәге, 38 казны  йолкып бетергәннәр, Айрат зур-зур симез түшкәләрне өтү белән мәшгуль.

Йолку эшләрен тәмамлагач, өмәчеләр гадәтенчә зур табын артында чәйләп алганнар. Инде каз түшкәләренең эчләрен ачарга әзерләнеп йөриләр.

–Әле төш вакыты гына бит. Шул тиклем казны ни¬чек йолкып өлгердегез?-дип гаҗәпләнеп соравыбызга Алсу көлеп кенә җавап бирде:

–Без өйрәнгән инде. Көн саен диярлек йолкыйбыз бит. Бүген менә соңгыларын эшкәртеп бетерәбез. Бу юлы дүртәү эшләдек. Өч сәгать дигәндә йолкып бетердек,–ди.
Алар быел 200 каз үстергәннәр икән. Район үзәгенә йөреп эшләүче Алсу каенанасы Рузалия белән эштән соң 10-15 әр каз эшкәрткәннәр. Элегрәк үтүкләп йолкый торган булсалар, соңгы елларда кайнар суда пешекләп алып чистарталар. Болай күпкә тизрәк тә, мамыгы да чистарып китә, диләр. Берничә мәртәбә ял көннәрендә өмәләр үткәргәннәр. Булышырга Айратның апасы Люция һәм авылда яшәүче берничә туганнары килгән. Бергә-бергә эшләве күңелле, рәхәт, билгеле. Ил-көн яңалыкларын, мәзәк хәлләрне сөйләшә-сөйләшә, эшнең беткәнен сизми дә каласың. Өмәләрнең байтак мәшәкатен йорт хуҗасы Айрат үз өстенә ала. Ул казларны суя, канатларын кисә, йолкыганнарын өтеп тора.

Гайфуллиннар узган ел да казларны шулай күпләп асра¬ган булганнар. Ике ел инде алар йорт кошлары асрауга Татарстан хөкүмәте бирә торган субсидиядән файдаланалар. “Һәр каз бәбкәсенә 100 әр сум субсидия алдык, бу бик зур ярдәм”, – диләр.

Бәбкәләрне май ахыры – июнь башларында инкубаторлардан сатып алалар. Быел болай иткәннәр: йөз бәбкәне – яңа чыкканын, ә йөзен берничә атна үскәнен алганнар. Кечкенә бәбкәләрне үстерү күпкә мәшәкатьле, билгеле. Быел бит җәе дә салкын килде. Ә каз бәбкәсенә җылы кирәк, үтәли җил дә ярамый аңа. Айрат җылы урынын да ясаган, дистәләгән әрҗәләргә тутырып, әле урамга, әле өйгә дә шактый ташырга туры килгән каз “бәбиләрен”. Авырмасыннар, ныгысыннар дип, йорт кошлары өчен махсус катнаш азыгын да, төрле витаминнарын да байтак сатып алганнар, балык маена кадәр эчергәннәр. Ә үсә төшкәч бодай, арпа, кукуруз ашатканнар. Бөртекне сатып алабыз, коры килеш тә, пешереп тә ашатабыз, диләр. Сүз дә юк, яшел үлән, чирәм ашамый үсми каз бәбкәсе. 11 яшьлек уллары Альмир да гаилә “бизнесына” зур өлеш кертә – җәй буе яшел чирәмдә бәбкәләрне ул саклый. Үскән казлар Актай елгасында коенып кинәнәләр. Тырышлык-лары бушка китмәгән, бер-икесен санамаганда, бәбкәләрнең барысы да бик әйбәт үскән.

Каз үстерүнең мәшәкате күп, билгеле. Әмма куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсе дә сөендерерлек инде. Айрат белән Алсу әйтүенчә, каз түшкәләренә сорау бик зур. Алдан заказ биреп куялар, өйдән үк килеп алып китәләр, диләр. Бер сүз белән әйткәндә, казларны сатуда проблема юк икән. Түшкәләрне килосын 350 сумнан җибәрәләр. Казлары эре, иң зурлары 6 килограммга кадәр җиткән. Эч-башлары җыелмасын 250-300 сумга саталар. Казның бит аның бернәрсәсе дә әрәм булмый. Мамыгын килосын 350 сумнан шулай ук өйдән алып китәләр ди. Ясыйм дисәң, ун казның мамыгыннан бик матур мендәр чыга. Анысының бәясе 750 сум тирәсе. Казның эч маен да бик мактыйлар. Дәва чарасы буларак та, косметологиядә дә файдаланалар, диләр. Хак булса, бу майның начар холестерины юк икән. Эретелгән майны килосын 100 сумнан сатабыз, ди йорт хуҗалары.

Узган ел казлар саткан акчага симертүгә 10 үгез сатып алган булганнар. Ә быел Айрат йорт-хуҗалык эшләре өчен трактор алырга ниятләп тора икән. Яшь кенә бу гаиләнең уңганлыгына-тырышлыгына ис китәрлек. Йорт тутырып терлек-туар асрыйлар. Казлардан тыш, быел җәй 80 бройлер үстергәннәр.

Берничә ел элек яшьләр программасы ярдәмендә зур матур өй җиткереп кергәннәр.

–Айрат алтын куллы безнең. Төзелеш эшләренә бик оста. Йортыбызны тулысы белән диярлек үзе салды. Мунча мичләре дә ясый. Бер дә тик тормый,– дип мактый ирен Алсу.
Чибәр, үткен-чая хуҗа-бикәнең дә уңган-булган булуы күз алдында. Тормышка ямь өстәп ике уллары үсеп килә.

–Авылда яшәү авыр түгелме соң?–дигән соравыбызга беравыздан диярлек:

–Безгә монда бик ошый,– дип җавап бирделәр. –Күрәсез бит, Карга яшәү өчен бик уңайлы. Авыл төзек, матур, юллар яхшы, халык эшләп, мул яши. Ял итәргә дә вакыт табабыз. Бик еш Казанга барып йөрибез. Балалар да иркендә, эшкә өйрәнеп үсәләр.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.